Поздравления на татарском

ТАТАРСКИЕ ПОЗДРАВЛЕНИЯ

ТАТАРСКИЕ ПОЗДРАВЛЕНИЯ

Поздравления с днем свадьбы на татарском языке. Туй коне белэн котлаулар.

Яшь кияүгә теләкләр

Сайлап мэңнәр арасыннан
Таптың бүген парыңны.
Бу тормышның җилләреннән
Инде сакла ярыңны.

***

***

Яшь киленгә теләкләр

Каршыла эштән иреңне
hәрчак ачык йөз белән.
Аны көн дә аптыратма
Төрле көнче сүз белән.

Ашларың тәмле булсын дип
Теләмим тиккә генә:
Ашказаны аша утә
Юл ирнең йөрәгенә.

Онытма йокларга яткач
Иреңне яратырга.
Ике елга бер булса да,
Баргалап кайт роддомга

***

Пар балдаклар алмаштыгыз
Вәгъдәләр беркеттегез.
Инде хәзер тигезлектә
Сөешеп гомер итегез.

Бездән сезгә изге теләк:
Бергә типсен сезнең йөрәк.
Түрә булсын түрегездә –
Мәхәббәт бер-берегезгә.

Хәтер кала юктан гына –
Яшәмәгез үпкә саклап.
Сезнең өйнең бусагасын
Көнчелек кермәсен атлап.

һәр туар көн алып килсен
Бәхет, шатлык, уңыш сезгә.
Сезгә карап ‘сокланып һәм
Сөенешеп яшик без дә!

***

***

Сезне ихлас йөрәктән сөюләрегез
кавышкан көн белән котлыйм.
Сары томшыклы мәхәббәт кошчыгыгыз
тормыш җил-давылларында сыналып,
ныгып, көчле бөркеткә әверелсен.
Безнең алмагачыбыз,
Сезнең алмагачыгыз,
Безнең алмагачка кунды
Сезнең сандугачыгыз.

***

Яшьләр өчен, дуслар, тост күтәрик,
Туй гөрләсен бүген табында,
Тост күтәрик «Сезгә – тигезлек!» – дип,
Бәхет телик тагын-тагында.

***

Чәчләрегез бер-берсенә
Әйбәтрәк бәйләнсен.
Аерым йөргән юлларыгыз
Бер тормышка әйләнсен.

Яши башлагыз моннан соң
Икегез бер уй белән.
Изге теләкләр телибез
Котлап сезне туй белән.

***

Яшәгез сез яратышып,
Сөелеп, сөеп кенә.
Бер-берегезгә «кадерлем»,
«Сөеклем» диеп кенә.

Сөендереп туганнарны,
Күрше-күлән, дус-ишне,
Тормышыгыз булсын көйле,
Гаиләгез булсын ишле.

Өч-дүрт егет белән кызга
Әти-әни булыгыз.
Тату гына торыгыз да
Матур тормыш корыгыз.

***

***

Тигез гомер итегез,
Шаярыгыз, көлегез,
Кирәк чакта бер-береңә
Юл да куя белегез.

Кияү-кәләш идегез,
Ир дә хатын булдыгыз.
Инде хәзер шушы хәлдә
Йөзгә кәдәр торыгыз.
Үзегез күк ул-кызларга
Ата-ана булыгыз.

***

Яшь парларны котлап, килә
Шундый теләк әйтәсе:
Бүген сезнең чәчләрегез
Мәңгелеккә бәйләнсен.

Нинди матур парлар диеп
Сезгә карап калсыннар.
Олыгайган көнегездә дә
Сездән үрнәк алсыннар.

***

Түр башында урыныгыз
Икегез дә сөйкемле,
Икегез дә пар килгәнсез
Пар аккошлар шикелле.

Бу туй соңгысы булмасын,
Булсын бәби туегыз.
Көмеш, алтын туйлар белән
Үтсен гомер юлыгыз.

Ул туйларда без дә булыйк,
Исәнлек-саулык белән,
Инде сезне тәбрик итәм
Бүгенге шатлык белән.

***

Туйлар уза, туннар туза,
Сөю генә тузмасын.
Сагынырлык булсын туйлар,
Үкенерлек булмасын.

Туйлар ерак калган саен
Кадере артып торсын.
Сүнмәсен сөю учагы,
Нурланып балкып торсын.

Гомер юлыгыз да бүгенгедәй
Яктылыктан торсын, аклыктан.
Берсен-берсе өзелеп сөйгәннәрне
Картлыкта да көтә шатлыклар.

***

***

Сезнең тормыш юлыгызда
Очрамасын киртәләр.
Гел бәхетләр һәм шатлыклар
Алып килсен иртәләр.

Тормыш юлын бергә башлагансыз,
Ахыргача бергә булыгыз.
Авырлыклар килсә, уртак булсын,
Шатлыкларны бергә бүлегез.

***

Яшь парларга бәхет яусын
Тигез гомер итсеннәр.
Чөкердәшеп яши-яши,
Алтын туйга җитсеннәр.

Гомер буе икесе бер
Сукмактан атласыннар.
Бер берсенә мәхәббәтне
Үлгәнче сакласыннар.

***

Бәхетләргә юллар урау диләр,
Тормыш итү түгел кыр кичү.
Урау юлның башы – менә бүген
Сездә уза торган – туй киче.

Юлларыгыз һәрчак бергә булсын
Уйларыгыз булсын гел бергә.
Ак бөркәнчек япкан бәхетегез
Шау чәчәктә булсын гомергә.

Аерылмасын, каерылмасын,
Пар булсын канатыгыз.
Айга түгел, елга түгел,
Гомергә яратыгыз.

***

Түр башында урыныгыз,
Икегез дә сөйкемле,
Икегез дә пар килгәнсез
Куш каеннар шикелле.

Сөйгэн ярлар булыгыз,
Тигез парлар булыгыз.
Үзегез күк матур булсын
Кызыгыз hәм улыгыз.

Тигез гөмер итегез,
Шаярыгыз, көлегез.
Кирәк чакта бер-береңә
Юл да куя белегез.

***

Бәхет белән шатлыклар
Сездән ерак йөрмәсен.
Кайгы-хәсрәт дигәннәре
Сезнең йортка кермәсен.

Көнче дигән кара мәче
Арагызга кермәсен.
Дусларыгыз чын булсын,
Көнче була күрмәсен.

***

Ай, икегез,икегез,
Икегез дә бертигез.
Пар күгәрченнәр шикелле
Тигез гөмер итегез.