Поздравления на татарском

ТАТАРСКИЕ ПОЗДРАВЛЕНИЯ

ТАТАРСКИЕ ПОЗДРАВЛЕНИЯ

Поздравления с никахом на татарском. Никах белэн котлаулар.

***

Йэ, Раббым!

Синең эмереңне үтэп, ошбу яшьлэребезгэ никахыбыз укылды, никахларын төзек кылып, мэхэббэтлэрен дэвамлы кыл.

Бу парларга хэерле гомер, хэерле сэламэтлек, тэкъдирлэнгэн гомерлэрендэ тигез яшэүлэрен насип ит.
Сезнен балаларыгыз да динебезне, илебезне, миллэтебезне куэтлэүче, үзегезгэ миһербанлы, шэфкатьле, исэн вакытта хөрмэт кылучы, вафат булсагыз, дога укучы балалар булса иде.

Шул балаларны шатлык-сөенеч, тигезлек белэн үстереп, шатлык-сөенечлэрен генэ күрергэ Аллаһ Тэгалэ насыйп итсэ иде.
Тормыш дигэн озын авыр юлны бер берегезгэ таяныч булып, бер-берегезне хөрмэт итеп, булган хаталарны гафу итеп, бер-берегезгэ юл куеп үтэргэ күркэм сабырлыклар бирсэ иде.

Эмин.

***

Сезне бүгенге изге, матур бэйрэмегез – никах көнегез, белэн ихластан тэбрик итэбез.
Чэчэк атсын тормыш гөллэрегез, яңгыр түгел бэхет яусын сез узасы юлларга. Бүгенгедэй бик күп язлар, жэйлэр сезне көтеп торсын, телэп сезгэ изге телэклэр.

Пар канатлар булып яшэгез сез, һэрбер кеше сезгэ соклансын. Һэрчак шулай шат яшэгез күрмичэ тормыш зарын. Бер-берегезгэ терэк булып, кирэк булып үтегез сез гомер үрлэрен.

Фэрештэлэр сезгэ һэрвакытта канат жэйсен, саклап сезне хэвеф-хэтэрдэн. Күңел түрлэрегез һэрвакытта аяз булсын, чиклэп узсын болыт-яңгырлар. Туар көннэрегез шатлыклар хэм куанычлар, саулык, байлык, тик бэхет кенэ алып килсен.
Я, Раббым, сезгэ хэерле озын гомерлэр, корычтай нык сэлэмэтлек, татулыкта, тигезлектэ бер-берегезне яратып, хөрмэт итеп, бүгенге хислэрегезне гомерлеккэ саклап, үзегезнең дэвамыгыз итеп сау-сэламэт игелекле, иманлы, миһербанлы, шэфкатьле балалар үстерергэ сезгэ насыйп ит!

***

Сезне чын күңелдэн яңа тормышка аяк басуыгыз белэн, законлы никахыгыз белэн тэбрик итэм.

Бүгенге көнегез гүзэл, килэчэгегез тагын да гүзэлерэк, йөзегез кояштай нурлы, бэхет касэгез тулы, тормышыгыз матур жырларга тиң булсын.

Йөргэн юлларыгызны бэхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын, һэр туар таңнар иртэсе сезгэ бэхет, шатлык алып килсен, йөрэгегездэ мэхэббэт ялкыны мэңге сүнмэсен һэм сүрелмэсен.

***

Бүген жирдэ яңа гаилэ туа.
Яңа тормыш жирдэ башлана.
Берүк матур булсын.
Берүк ныклы булсын,
И ходаем, үзең ташлама!
Үзегез табышкансыз да,
Үзегез кавышкансыз.
Хэерле сэгатьтэ булсын
Бүген тормыш башыгыз.

***

Сез бүген иң зур хыялыгызны тормышка ашырдыгыз: бары тик саф мэхэббэттэн генэ торган яңа гаилэ төзедегез! Без сезгэ иң беренче чиратта ныклы сэламэтлек, аяз таңнар, тату көннэр, ярату белэн сугарылган гүзэл кичлэр телэп калабыз!

Ике якны тигез итеп, юктан да кызык табып, бер-берегезне күз карашыннан аңлап гомер итегез!


Бүген сезгэ, бэгырькэйлэр,
Бары шул телэк кенэ-
Пар күгэрченнэр шикелле
Яшэгез гөрлэп кенэ!
Пар балдаклар алмаштыгыз,
Вэгъдэлэр беркеттегез.
Инде хэзер тигезлектэ,
Сөешеп гомер итегез

***

Назланырга һэм назларга
һэрчак вакыт табыгыз.
Ишек һэм тэрэзэлэрегезне
Гайбэтлэрдэн ябыгыз.

Тэмле булсын теллэрегез,
Тэмле сүз — жан азыгы.
Татулыкта, тынычлыкта
Яшэешнең кызыгы.

***

Ир урынында ир үзе булсын.
Үрелмэсен хатын бүреккэ.
Хатын була алу — олы бэхет.
Уңган хатын — иргэ бэхеткэ.

Гаилэгэ кермэсен көнлэшү.
Авыр сүз, үпкэлэп эндэшү.
Яшэгез гел тату, сөешеп,
Шатлыкны, бэхетне бүлешеп.

***

Туй көннэре — иң шатлыклы көннэр,
Алда өмет, бэхет, мэхэббэт.
Түкми, чэчми гомер буйларына
Илтэ торган изге бэрэкэт.
Бэхет кошы кунсын өегезгэ,
Сөенсеннэр эти-энилэр.
Үзегезгэ охшап тэүфыйклары белэн
Тупырдашып үссен бэбилэр!

***

Парлы типсен мэңге йөрэгегез,
Мэхэббэтнең ике кояшы.
Кояш кебек түп-түгэрэк булсын
Бэхетегез — гомер юлдашы.

Кушылып үскэн куш каеннар кебек,
Бергэ үтсен тормыш юлыгыз.
Зэңгэр күлдэ пар аккоштай,
Бэхет күллэрендэ йөзегез.

Яшэгез матур пар булып,
Икегез бер жан булып.
Күршелэргэ үрнэк гаилэ,
Дуслар өчен дан булып.

***

Олы юлга сез чыгасыз бүген,
Бергэ кушып ике йөрэкне.
Юл алдыннан эйтик сезгэ
Чын күңелдэн изге телэкне.
Без телибез чын күңелдэн сезгэ
Аерылмасын тормыш юлыгыз.
Гомер сукмакларын узган чакта
Адашмагыз, зирэк булыгыз.

***

Изге телэклэрем юллыйм
Кияү белэн кэлэшкэ.
Бары бэхет-шатлык кына
Юлдаш булсын һэр эштэ.
Иң зур киңэшем шул сезгэ
Тормыш бизэге — бала.
Килэчэктэ бэхет юлын
Бары ул гына сала.

***

Бер-берегезнең кадерен белеп.
Шатланып, уйнап-көлеп,
Үтегез тормыш юлларын
Пар күгэрченнэр кебек.

***

Талдай зифа буйлары,
Бигрэк матур уйлары.
Шаулап торсын, гөрлэп торсын,
Жырлап торсын туйлары.

Гел уңышлар көтеп торсын
Үтэсе юлыгызда.
Бэхет өчен күп кирэкми.
Ул бит үз кулыгызда.

Тормыш бик катлаулы, шуңа күрэ
Гадел юлны сайлый белегез.
Бездэн сезгэ шушы телэк:
Бер-берегезне аңлый белегез.

Кавыштыгыз яшьлек иртэсендэ.
Иңгэ иңне куеп, аңлашып.
Ерактагы картлык көнегезгэ.
Барып житегез сез парлашып.

Озатабыз сезне ерак юлга.
Озын юлга — гомер юлына.
Кулны — кулга, уйны — уйга кушып,
Ике йөрэк бергэ булырга.

Яшэгез сез пар булып,
Икегез бер жан булып.
Күршелэргэ үрнэк гаилэ,
Дуслар өчен дан булып.

***

Серле учак бар дөньяда.
Ул — гаилэ учагы.
Бар аның дөрлэгэн чагы.
Бар тик пыскыган чагы.
Гаилэ учагыгызның һэрвакыт
Ялкыны көчле булсын!

Бездэн сезгэ изге телэк;
Тэбриклибез бэйрэмегез белэн.
Истэлекле булсын туегыз!
Бергэ типсен кайнар йөрэгегез.
Бер үк төсле булсын уегыз.

***

Яшэгез бер-берегезгэ
Гомерлек терэк булып.
Бергэ типкэн йөрэк булып,
һэрвакыт кирэк булып.

Безнең сезгэ телэгебез:
Кулларыгыз кулдан китмэсен.
Чэчлэрегез чэчкэ бэйлэнсен дэ
Жил-давыллар аны сүтмэсен!

***

Бүген — сезнең иң бэхетле,
Иң шатлыклы көнегез.
Матур булсын күңелегез,
Тэмле булсын телегез.
Яратып кына яшэгез
Берегезне берегез!

Ходай биргэн мэхэббэтнең
Кадерлэрен белегез.
Барысы да сокланырлык
Матур оя корыгыз.
Матур, жылы оягызда
Тату гына торыгыз!

***

Ак бэхетлэр сезгэ юлдаш булсын,
Күтэренке булсын күңелегез.
Саулык, шатлык, куанычлар белэн
Гөрлэп үтсен бөтен гомерегез.

Кушып ике йөрэк ялкынын
Учак тергезэбез яшьлектэ
Ходай безгэ шулай куша
Алмаш калдырырга бу жирдэ
Яшьлек утын салган ул учакның
Уртак булсын һэрчак жылысы
Ялгыз парлы сагышларын жыеп
Саргаерга язмасын иде.
Дөрлэп торсын һэрчак учагыгыз
Жылы биреп сезнең күңелгэ
Тигез ,озын гомер телим
Һэрбер сабый үссен бэхеттэ
Эгэр бер көн кайгы жиле кереп
Учагыңны синең сүндерсэ
Балаларың адашмасын өчен
Шэмен сакла күңелең түрендэ ……

***

Туганнарны һэм дусларны
Шатландырырсыз бүген.
Бэхет кояшы яктыртсын
Сезнең мэхэббэт күген.
Гел якты булсын юлыгыз,
Якты булсын уегыз.
Котлы булсын никахыгыз
Котлы булсын туегыз.
Бүген дөнья коенгандыр
Ак карга ап-ак нурга
Бэхетле тормыш тели ул
…һэм ….га!

***

Колач тутырып чэчкэ жыялмадым
Кыш бит инде, кырда кар тулы,
Никах көнегез белэн тэбрик итеп,
Шигырь яздым сезгэ бу юлы.
Син минеке мин синеке диеп,
Кавышкансыз булыгыз бергэ.
Дошман көенсен, дуслар сөенсен,
Күреп сезне гомергэ бергэ.
Яратышып, сөеп кавыштыгыз,
Яшэгез гел бергэ гомергэ.
Тиңлэсеннэр сезнең мэхэббэтне
Һич тутыкмый торган тимергэ.
Алдыгызда бик зур юллар ята,
Аерылмасын кулыгыздан кул.
Туры булсын, изге булсын иде
Икэүлэшеп сез башлаган юл.

***

Яшь парларга бэхет яусын,
Тигез гомер итсеннэр.
Чөкердэшеп яши-яши,
Алтын туйга житсеннэр.
Гомер буе икесе бер
Сукмактан атласыннар.
Бер-берсенэ мэхэббэтне
Үлгэнче сакласыннар!

***

Никах көнегез котлы булсын!
Бүген сезнең язылышкан,
Никахлашкан көнегез,
Тантаналы бу мизгелнең
Кадерлэрен белегез!
Бүген дөнья гажэп нурлы,
Елмаегыз, көлегез!
Бөтен дөнья бэйрэм итэ,
Сезне котлый — күрегез!
Бүген сөю диңгезендэ
Рэхэтлэнеп йөзегез,
Мэрхэмэтле, бэрэкэтле,
Бүгенгедэй мэхэббэтле
Булсын һэрбер көнегез!

***

Эй, гашыйклар, яшьлек туегызга
Кунак булып мин дэ элэктем;
Туегызны котлап шигырь яздым,
Кайнарлыгын өстэп йэрэкнең.
Тормыш бит ул тын күл түгел
Давыллар да була, жиллэр дэ;
Ни булса да йөкнең авырлыгын
Күтэрегез бергэ иңнэрдэ.
Тэбрик итэм кавышу көнегез белэн,
Бер-берегезгэ тиңнэр булыгыз;
Озын гомер, саф мэхэббэт белэн
Яңа матур тормыш корыгыз.
Язмыш сезгэ сөю бүлэк иткэн,
Югалтмыйча аны саклагыз.
Иңне-иңгэ куеп, гомер буе
Гел янэшэ генэ атлагыз.
Мизгеллэргэ кушылып еллар үтсен,
Өегезгэ кайгы кермэсен.
Пар былбыллар көнлэшсеннэр сездэн,
Сөю кошы ташлап китмэсен.
Пар аккошлар кебек яшэгез гел,
Бэхет белэн үтсен көнегез,
Гомер язы сезне кавыштырды,
Көзлэргэ дэ бергэ керегез.

***

Туйлар гөрли бүген бу өйдэ,
Кияү белэн кэлэш иң түрдэ.
Тэрэзэдэн ай да елмая,
Бэхет телэп гомер-гомергэ.
Табын тулы кода-кунаклар,
Бер-бер артлы ява телэклэр;
Юлларыгыз, яшьлэр, ак булсын,
Сөюегез мэңге саф булсын.
Яшэгез гел бергэ, аңлашып,
Сандугачлар кебек сайрашып.
Түрендэ дэ алтын туегызның
Утырыгыз шулай парлашып.

***

Язмыш сукмаклары очраштырган,
Бер-берегез белэн таныштырган.
Ике йөрэк берсен-берсе тапкан
Саф сөюлэр сезне кавыштырган.
Бүген сезнең олы бэйрэмегез,
Көтеп алган кызыл туегыз.
Пар аккоштай ак күлмэкле парлар,
Гел янэшэ булсын юлыгыз.
Сөю хисен саклап гомер буе,
Шатлык-борчуларны бүлешеп,
Яшэгез сез пар күгэрчен булып,
Гел серлэшеп, һэрчак килешеп.
Бэхет телэп сезгэ туй көнендэ,
Жылы сүзлэр белэн дэшэбез.
Ходай кушып кавышкансыз икэн,
Ахыргача бергэ яшэгез.

***

Уйнап-көлеп, яңа юлга сезне
Озатабыз туйда бүгенге.
Авыр чакта таянычың булса,
Тормыш ямьле, яшэү күңелле.
Нигез булсын хыялларыгызга
Безнең телэклэр дэ — бер өлеш.
Без татулык телик сезгэ бүген,
Бэхет йорты төзү — сезнең эш!
Бары сөю генэ, канат куеп,
Хыял күклэренэ күтэрэ,
Телэк житэ юлга чыгар өчен,
Терэк кирэк юлны үтэргэ!
Табышкансыз, телэп барышкансыз,
Пар булгансыз икэн икегез,
Бер-берегезгэ гомерлек яр булып,
Тигез, тату гомер итегез.
Телэк шундый килэчэккэ:
Кайгыларны уртак бүлегез,
Шатлыкларны бергэ уртаклашып,
Юл куешып яши белегез.
Яңа тормыш дигэн бинагызның
Саф мэхэббэт булсын нигезе! —
Үтэ алмасын анда беркайчан да
Яманнарның агулы сүзе.
Бу тормышта төрле хэллэр була,
Аерылмасын тормыш юлыгыз,
Гомер сукмагыннан узган чакта,
Адашмагыз, зирэк булыгыз.

***

ЗАГС биргэн язу — кэгазь бит ул,
Саргая ул сандык төбендэ.
Саргаймасын сезнең саф мэхэббэт,
Чэчэк атсын күңел түрендэ
Ике йөрэк бергэ тибэ хэзер,
Мэхэббэттэн күпер корыгыз,
Бүген икэү бергэ булган кебек,
Мэңге-мэңге бергэ булыгыз!
Кай жирлэрдэ генэ йөрсэгез дэ
Юлларыгыз изге юл булсын!
Бергэ тапкан үзегез сайлаган
Бэхетегез чиксез мул булсын!
Бер-берегезне сөю белэн генэ
Чиклэнмэсен тормыш юлыгыз.
Сезне үстергэн эти-энилэргэ
Һэрчак көлэч йөзле булыгыз!

***

Пар балдаклар киеп кул куйдыгыз
Икэү бергэ гомер итэргэ —
Насыйп булсын бергэ житэклэшеп
Гомер үрлэренэ житэргэ!
Яшэгез сез тоеп һэрвакытта
Бер-берегезнең жылы кочагын,
Кадерлэрен жуймый саф хислэрнең
Сүндермичэ сөю учагын!
Мэхэббэтнең татлы жимешлэрен:
Сөйкемле кыз, батыр улларны
Үстерегез бергэ, насыйп булсын
Үткэрергэ алтын туйларны!

***