Поздравления на татарском

ТАТАРСКИЕ ПОЗДРАВЛЕНИЯ

ТАТАРСКИЕ ПОЗДРАВЛЕНИЯ

Поздравления женщине, маме, жене, бабушке с днем рождения на татарском. Энине, эбине, хатынны, сенелне котлаулар.


Поздравления женщине с днем рождения на татарском языке

(поздравления маме на татарском языке смотрите ниже)

***
Туган көнең котлы булсын
Сөекле, кадерлебез.
Иң яраткан, якын күргән
Син безнең туганыбыз.
Иссен җилләр, узсын еллар,
Картаймасын тик йөрәк.
Озын – озак яшә әле,
Бездән сезгә шул теләк.
***
Кояшлы көннәр булсын,
Чәчәкләр өйдә тулсын,
Күзләрдә утлар балкып,
Елмай син, матурланып.
Фикерләр гел дә аяз,
Күңелдә табышмак яз,
Беркайчан да сагышма,
Тормышың булсын шома.
Көн саен төшер искә:
Син үзең патшабикә.

***

Туган конен белэн котлыйм,
Куп бэхетлэр сина юллыйм!
Соеклем минем, чибэрем, якыным
Бер назлап узенне кочыйм.
Тормышын кабатланмас булсын,
Ходай узе сине сакласын.
Кузлэрен гел балкып торсын.
Янэшэндэ яхшы кешелэр яшэсен!
Сэламэтлек мин Сина юллыйм,
Синен янэшэндэ булырга телим!
Тынычлык, яктылык хэм яхшылык.
Булсын синен тормышында гел ура!

***

Син матурсың, син төзәлсең,
Бу көнне син тик тугансың.
Тазалык булсын синдә,
Ак бәхет, шатлык өйдә,
Иминлек гаиләңдә,
Барысы да куңелдә.
Син гаделсең, намуслысың,
Гел дә син бик җаваплысың.
Тормышта уңыш булсын,
Мәхәббәт җиңә торсын,
Син шулай ук матур бул,
Акыллы, таза һәм мул.
***
Туган көнең белән сине
Бөтен гаиләң тәбрик итә!
Онытмады яраткан дусларың да
Чын күңелдән сиңа телэргә:
Озак гомер, сәламәтлек, бәхет!
Беркайчан да нәфрәтне белмәскә сиңа!
Күңелле, сөенеп, матур итеп яшә!
Бөтен начар уйларыңны читкә ку!
Гүзәл чәчәкләр, зур шатлык сиңа!
Күңелдә мәхәббәт хөкем итсен!
Теләкләр чынга ашсын!
Өметләр күңелле булсын!
***
Без барыбыз сине котлыйбыз,
Туган көнең бүген синең,
Син игелекле, матурыбыз,
Илһам чыганагы безнең.
Безне җылы белән бизисең,
Елмаюлар безгә бирәсең,
Яхшылыгың белән балкыйсың,
Хаталарны гафу итәсең.
Һәрвакыт шундый бул, кадерлебез,
Бәхетле, сөйкемле, сәламәт,
Могҗизалы бул, туганыбыз,
Матур, күңелле, канәгать.
***
Тормыш сукмагыннан горур атла
Каршылыклар булса, туктама,
Сау – сәламәт булып озак яшә,
Туганнарың белән янәшә.
Аккан сулар кебек аккан чакта,
Гомер дигән авыр юллардан.
Шул чишләләр кебек бердәм булсак,
Югалмыйбыз әле туганнар.
***
Ин матур, соекле, яратканымны
Туган коне белэн котлыйм,
Дингездэй шатлыклар телим,
Уземнен смсны тизрэк юллыйм!
Язмышын булсын синен бэхетле,
Начарлыклар килэ курмэсен,
Тормышын булсын ышанмаслык,
Хэтта булса да килешмэслек!
***
Бүген туган көнең җитте,
Котлап без хөрмәтлибез,
Бик яратабыз без сине,
Матур булу телибез.
Сиңа озын гомер, бәхет,
Шатлык һәм тазалык,
Синең алда баш иябез,
Син безнең горурлык.
***


Поздравления маме с днем рождения на татарском языке


***
Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез!
Бүген синең туган көнең — димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн.
Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек.
Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез.
Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сузләре әйтәбез.
Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз.
Озын гомер сиңа!
***
Бүген безнең өчен зур бәйрәм.
Безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез — әниебезгә … яшь тула.
Кадерле Әниебез, без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз.
Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез.
Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт.
Рәхмәт сиңа барсы өчен дә.
***

Котлы булсын. Әнкәй, туган көнең.
Балкып торсын һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хэсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен иде алдагы көннәрең.
Җырымның моңы, тормышым нуры,
Кадерлем минем, газизем минем,
Игелек тулы олы йөрәкле,
Мәңге яшь, гүзәл — Әнием минем.
Сау-сәламәт, шат һәм көләч бул.
Иксез-чиксез булсын бәхет мизгелләрең!
Ходай сиңа озын гомер насыйп итсен.
Сиңа юллыйм теләкләрнең изгеләрен.
***
Әни бит ул — өйнең яме,
Ә тормышта — олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә.
Син бит, әни, безгә кирәк.
“Әни! ”— диеп дәшү шундый рэхэт,
Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.
Әни булдың, әни булып калдың —
Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.
“Әни!”— диеп әйтә алу — бәхет,
Син яшисең һәрчак безне дәшеп.
Безгә кылган теләкләреңне
Булса иде, әни, бәхилләтеп.
***