Поздравления на татарском

ТАТАРСКИЕ ПОЗДРАВЛЕНИЯ

ТАТАРСКИЕ ПОЗДРАВЛЕНИЯ

Поздравления с новым годом на татарском языке. Яна ел белэн татарча котлаулар.

***

Сине якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм.Яңа елның яңа кары бәхет булып юлларыңа яусын. Гомереңнең һәр мизгеленнән тәм табып, сөеп-сөелеп яшә. Сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, саф мәхәббәт хисләре гомерлек юлдашың булсын.

***

Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын.

***

Ышанычың, йөрәгеңнең серле бер почмагында сакланган өметең тормышка ашсын, бәхетең мөлдерәмә тулып торсын. Гомерең шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын, сәламәтлектә узсын. Шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елдагын да кубрәк булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын.

***

Җир өстенә аклык-пакьлек алып килгән Яңа ел бәйрәме котлы булсын! Киләсе елның 365 көне дә бәхет-шатлык кына китерсен. Аткан таңнарның барысы да алсу булсын. Тормыш юлларында шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын!

***

Яңа ел төнендәге
Теләкләр чынга ашсын!
Әти-әни, туганнарым
Барысы сәламәт булсын!

Насыйп ярлар табышып
Яңа гаиләләр корсын!
Җир шарында: тынычлык,
Туклык, иминлек булсын!

***

Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен
Кышкы бураннарга уралып!
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын!
Алда туар көннәр якты булсын!
Ходай кайгылардан сакласын

***

Яңа елга беренче адым изгелек булсын.
Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне!
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп,
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез дуслар моңаеп.
Яңа ел котлы булсын,
Дөньялар тыныч торсын.
Бәбиләр туып торсын,
Табыннар тулып торсын!

Яңа елның сихри киче.
Ихлас теләкләр сезгә!
Барлык хыял-өметләр дә
Калмасын иде сүздә.
Сәламәтлек ныгый барсын,
Гаилә дус-тату булсын!
Дусларыбызның йөзендә
Елмаю балкып торсын!

***

Яңа елның сихри иртэсендэ
Күңелеңә җырлар уралсын
Якты елмаюың белән тарат
Ак кышларның салкын буранын.

Сөю ялкыннарыннан балкып китсен
Аллы-гөлле бәйрәм утлары.
Яңа елда яңа бәхет белән
Тулы булсын гомер юллары

***

Яңа елны көтеп ала һәркем,
Юш килсен дип юрый теләген.
Яңа елда иң-иң якынына
Бүләк итәр янган йөрәген.

Яңа елда өмет капкалары
Бәхет теләп кенә ачылсын.
һәрбер йортның ишек, тәрәзенә
Ак канаты белән кагылсын.

Фәрештәләр килеп кунакласын
Сез яшәгән өйгә көн саен.
Җан җылысын гына юллый сезгә
Чыршы белән сылу ак каен.

Алмашына еллар, үтә чорлар,
Тарих булып кала үткәннәр.
Яңа елда түргә чакырыгыз,
Безне сөеп янып көткәннәр.

Чакырыгыз түргә дус-ишләрне…
Берүк, беркем читтә калмасын…
(Җырда гына явыз уйлар булмый).
Җырны һәркем җырга ялгасын.

***

Яңа елның йолдызы —
Кар кызы ул, Кар кызы.
Энҗе, мәрҗән, асылташ —
Кар кызы ул. Кар кызы.

Ул — кызларның асылы.
Кар кызы, әй, Кар кызы!
Нурлы бәйрәм Яңа елда
Кояш булып балкыды.

Кичәбезгә тулган айдай
Нур сирпеде, нур сызды.
Күкләрдә юк йолдыз бит син.
Кар бөртеге — Кар кызы!

Йолдызлар бит бар да якты.
Юк йолдызның нурсызы.
Иң нурлысы, иң яктысы.
Иң гүзәле — Кар кызы!

***

Әй Яңа ел. Яңа ел.
Яңа туган бала ел.
Син шаян, син шук әле.
Гөнаһларың юк әле.

Ай үсәсен көн үсеп.
Туктамыйча гел үсеп.
Күп гамәлләр кылырсың,
Баһадир ир булырсың.

Тик берүк явыз булма.
Җиргә кан-яшь агызма.
Җыйма ләгънәт-каргышлар.
Чуалмасын язмышлар…

Өйсезләрне өйле ит.
Көйсезләрне көйле ит.
Җылы, йомшак кул белән
Үксезләрнең яшен сөрт.

Буең белән түгел син.
Эшең белән олы бул.
Һәр кешенең гел көткән
Иң бәхетле елы бул.

***

Ап-ак карларга уралып
Син киләсен Яңа ел!
Ак карлардай ак бәхетле,
Булсын безнең яңа юл.

Хуш киләсең, Яңа ел!
Табыныбыз мул булсын,
Якыннарым, дус-ишьләрем,
Табын турендә торсын!

Яңа ел барыбызга
Китерсен бәхет, шатлык.
Сәламәтлек юлдаш булсын!
Кирәкми башка затлык.

Тынычлык булсын илдә,
Елмайсын йөзләр гел дә!
Күк йөзендә кояш безгә,
Нурларын сипсен гел дә!

Эшьләребез уң булсын,
Тик шатлыклы минутлардан
Безнең гомерләр торсын!
Яңа ел котлы булсын!

***

Яңа ел белән!
Дусларым! Бәйрәм җитә бит!
Бер ел буе алдык аны көтеп.
Онытыйк та иске борчуларны.
Яңа елга атлыйк кыю итеп.

Якты хыялларны юлдаш итик,
Шатлык сәгатьләрен онытмыйк.
Якын иптәш, дус-ахирәт белән
Кулларны да кулга тотыныйк.

Яңа елның яңа кары безгә
Яңа бәхет нуры өстәсен.
Өстәлләргә — муллык, күңелләргә —
Ихлас теләкләрнең көлтәсен!

***

Узып бара елнын сонгы минутлары,
Бар доньяда балкый Яна ел утлары.
Балаларнын бэхетле йозлэре
Сабый чакны искэ тошерэ.
эйтерсен, барып кайттым балачак иленэ.

Яна ел, яна омет,
Шатлык, яна бэхет килэ.
Каршы алыйк, эйдэгез,
Бергэ-бергэ дуслар белэн.
Кар кызы бэхетле, Кыш бабай да.
Шаулап-горлэп бэйрэм итэ бар да,
Хыяллар чынга аша
Шушы сихри тондэ.

Чыршы тосле, утлар балкый, яна.
Ай кояшны кочкан, куктэн йолдыз ява.
Тотынышыйк, дуслар, кулны кулга,
Ак бэхетлэр телик барсына.
Яна елга язсын бергэ аяк басарга.

Яна ел, яна омет,
Шатлык, яна бэхет килэ.
Каршы алыйк, эйдэгез,
Бергэ-бергэ дуслар белэн.
Кар кызы бэхетле,
Кыш бабай да.
Шаулап-горлэп бэйрэм итэ бар да,
Хыяллар чынга аша
Шушы сихри тондэ.

Яна елда безгэ кирэк:
Бэхет-шатлык булсын кубрэк.
Чынга ашсын бар хыяллар,
Кайгы-хэсрэт утсен читлэп.
Елмаегыз, шатланыгыз,
Иске елда калсын узган,
Бэйрэм итик бергэ-бергэ,
ор-яна ел белэн, дуслар.

Яна ел, яна омет,
Шатлык, яна бэхет килэ.
Каршы алыйк, эйдэгез,
Бергэ-бергэ дуслар белэн.
Кар кызы бэхетле,
Кыш бабай да.
Шаулап-горлэп бэйрэм итэ бар да,
Хыяллар чынга аша
Шушы сихри тондэ.

***

Йогерэ-атлый килеп Яна Ел,
Тупса аша атлый һэр ойнен.
Уникедэ сэгать теллэре-
Башлана Яна Ел бэйрэме!

Җыелыша дуслар, туганнар,
Һэммэседэ якын булганнар.
Кавышалар сойгэн яшь парлар,
Туа җиргэ нэни сабыйлар.

Имин булсын һэрбер иртэлэр-
Яна Елда яна телэклэр!
Ак бэхетлэр, ап-ак шатлыклар,
Алып килсен безгэ ак кышлар!

***

Ап-пак карлар ява салмак кына,
Ашыкмыйча уйнап, чайкалып
Табигатьнен олы булэге бу,
Кабул итик эйдэ куанып.

Ап-ак тоскэ кумеп жир-ананы,
Яшерэ кук кара тослэрдэн
Кешелекне аерырга телэп,
Начарлыктан, конче хисләрдэн.

Күңелебез кардай чиста булып,
Яхшылыкны тойса җаныбыз
Гамэлебез торса изгелектэн,
Күркэм итеп яши алырбыз.

Ап–ак карлар ява, ап-ак карлар,
Иске елның соңгы бүләге
Карлар булып яусын бәхет сезгә
Һәммәгезгә шундый теләгем.

***