Поздравления на татарском

ТАТАРСКИЕ ПОЗДРАВЛЕНИЯ

ТАТАРСКИЕ ПОЗДРАВЛЕНИЯ

Поздравления на татарском в стихах. Татарча туган кон шигырлэр.


Котлы булсын (Исеме) туган көнен,

Гел шатланып үтсен көннэрен.

Сина сөенеч кенэ китерсеннэр

Якыннарын, барлык дусларын.

Язлар гына бүлэк итэдер ул

Бу дөньяга синдэй затларны.

Рэхмэтлэргэ кушып кабул итче

Йөрэктэге барлык назларны.

***

***

Гомер юлын пар канатлы үтсен.

Өстэлендэ сыйлар мул булсын.

Тормыштагы кылган игелеген,

Үзенэ зур бэхет булып кайтсын.

Бик гади син, бик гүзэл син,

Бар кешегэ карата.

Шуна күрэ яше-карты

Сине бердэй ярата.

Сезгэ озын гомер телим,

Куаныч, шатлык телим.

Сабырлык җан тынычлыгы,

Бэхетле картлык телим.

***

Ямьле җэйгэ тагын бер ямь өстэп,

Син килгэнсен якты дөньяга.

Җэйлэр сина матурлык та биргэн,

Ягымлы син ахры шуна да.

Тормыш юлын сикэлтэсез булсын,

Э саулыгын булсын корычтан.

Гомер буе гел шатланып яшэ,

Лэззэт алып шушы тормыштан.

***

***

Гүзэллекнен үзе булып

Тугансын син җиргэ.

Сөеп һэм сөелеп яшэ,

Кайгы күрмэ бер дэ!

Килмэсен сина кайгылар.

Тимэсен сина чирлэр.

Һэрчак бул шундый акыллы.

Һэрчак бул шундый чибэр!

***

Тагын бер ел өстэлсэ дэ сина,

Ул ел сине тагы да яшэртсен.

Нурын сибеп көлэч йөзлэренэ

Гел шат итеп кенэ яшэтсен.

Ташламасын сине беркайчан да

Бэхет белэн тулы елмаю.

Урап үтсен сине кайгы-хэсрэт,

Э йөзендэ булсын куану.

***

***

Кадерле (Исеме)!

Синен төсле

Кешелэр сирэк була.

Авыр чакта синен төсле

Кешелэр кирэк була!

Синен төсле кешелэр ул

Безгэ гел үрнэк була.

Ин кыен, авыр чакларда

Таяныч, терэк була!

Тэненэ Ходай сэламэтлек бирсен,

Бэхет, шатлык озата барсыннар.

Язмышлар да сина гел яхшылык

Гел унышлар гына язсыннар.

Матур сүзлэр ирененэ бик килешэ,

Елмаюын нурлар сибэ йөзлэренэ.

Йөрэгеннен тибешеннэн җылы килэ,

Күнеленнен ихласлыгы күзлэрендэ.

***

Туган көннэр чэчэк белэн

Ямьлерэк, кадерлерэк.

Гел янэшэ булсак иде!

Безгэ тагын ни кирэк?

Туган көнен, туган көнен

Күнелгэ нур өстэсен.

Синен һэрбер туар көнен

Сипсен бэхет көлтэсен.

***

***

Энҗе нурлар сибеп елмаюын

Күнеллэргэ бирэ мен дэва.

Синдэй ихлас, кин күнелле кеше

Бармы икэн тагын дөньяда!

Гел шатланып яшэ, хэсрэт күрмэ,

Тыныч булсын һэрчак күнелен.

Бэрэкэтле, матур тормыш сина,

Кояшларга тине гомернен.

***

Котлап синен туган көненне,

Алтын кояш сибэ нурларын.

Кояш балкыган язгы иртэдэй

Якты булсын тормыш юлларын.

Кояш көлсен, язлар сина

Кочак-кочак чэчэк китерсен.

Язлар белэн бергэ бэхет килсен.

Гел елмаеп гомер кичер син.

***

Бэхет чишмэлэрен мул аксын,

Зур шатлыклар белэн тан атсын.

Боекмасын һич тэ күнелен,

Гөлле булсын тормыш юлларын.

Тормыш юлын һэрчак балкып торсын,

Нурлы булсын синен күнелен.

Сэламэт бул, ак бэхетлэр белэн

Гел шатлыкта үтсен һэр көнен.

***

***

Яшэ эле мэнгелек гол булып!
Бэхеткэ, шатлыкка күмелеп,
һэрвакыт елмаеп һэм көлеп,
Кадергэ, хөрмэткэ төренеп.
Йортына кайгылар килмэсен,
Гэрлэп торсын һэрчак өй түрен.
Шаулап үссен алсу чэчкэ гөлен.
Ямьлэндереп синен гомерен.

Һэр яна көн бэхет алып килсен,
Алсу таннар күмсен шатлыкка.
Яшэү дэрте янсын йөрэгендэ,
Картаерга һич тэ ашыкма!

***

Дөньядагы һэрбер яхшылыктан

Өлеш чыксын сина мул гына.

Без телибез сина ак бэхетлэр,

Шатлыкларга илткэн юл гына.

Мин ышанам алда бары бэхет,

Куанычлар сине көткэнгэ.

Яшэ үз-үзенэ тугры булып.

Үкенмэслек итеп үткэнгэ.

Бэйрэменнен матур хатирэсе

Күнелендэ калсын уелып.

Тэбриклибез сине чын күнелдэн.

Барыбыз да бергэ җыелып.

***

Бэхет бит ул — ныклы сэламэтлек.

Гөрлэп яшэ, бер дэ боекма.

Кыю атла гомер юлларында,

Күнелсезлеклэргэ юлыкма.

Һэр көн сине котлап кояш чыксын.

Сине назлап җиллэр иссеннэр.

Яшэү матурлыгы, яме булып

Көн артыннан көннэр үтсеннэр.

***

***

Май кояшы нурын сипкэн кебек,

Ташып-тулып килсен бэхетен.

Сэламэтлек, уныш юлдаш булсын.

Чынга ашсын хыял, өметен.

Котлы булсын,….., туган көнен,

Кояш кебек балкый йөзлэрен.

Кайгы-хэсрэт күрми, шатлык белэн

Үтсен синен гомер көзлэрен.

Авырлыклар бер дэ кичермэ.

Кыенлыклар бер дэ килмэсен.

Синен йөзендэ шатлык нуры.

Балкып торсын, мэнге сүнмэсен.

***

Һэр яна тан синен өчен

Елмаеп атса иде.

Һэр яна көн туган саен

Шатлыклар артса иде.

Көннэрен кояшлы, төннэрен айлы,

Хылларын якты.

Тормыш күген гел аяз,

Күнелендэ гел яз булсын.

***