Поздравления на татарском

ТАТАРСКИЕ ПОЗДРАВЛЕНИЯ

ТАТАРСКИЕ ПОЗДРАВЛЕНИЯ

ПОЗДРАВЛЕНИЯ С ЮБИЛЕЕМ НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ, ТАТАРЧА ЮБИЛЕЙ КОТЛАУЛАРЫ.


Хөрмәтле (исем — имя) әфәнде! …ханым!

Бүген без сине зур бәйрәмең – юбилеең белән тәбрик итәр өчен җыелдык. Тормышыңның һәр көне бүгенге кебек якты, күтәренке кәефле, куанычлы булсын!

Сиңа бәхетнең иң зурысын, уңышның иң мулын, гомернең иң озынын телибез.

Һәрвакыт шундый ук эчкерсез, шат күңелле, ихлас, ягымлы булып кал!



Хормэтле… !

Син, тормыш баскычлары аша күтәрелеп, 50 яшеңне тутырдың.
Син, далаларның мәгърур лачыны сыман, күп нәрсәләрне алдан күрә белдең, алдан сиземләп, абый буларак, беренче
ярдәмгә килдең, гаделсезлекләрдән яклап, безне үз канатың астына алдың. Рәхмәт сиңа.
«Ир кеше — иген басуы, хатын — иген тулы келәт», — диләр. «Иген»не кадерләп саклаучы «келәт»ең белән бергә, балаларыгызның тәүфыйклылыгына, оныкларыгызның бәхетенә куанып, соң сулышларыгызга кадәр кулга-кул тотынышып, тигезлектә, тынычлыкта озын гомер кичерергә насыйп итсен.


Кадерле… ! Сине 50 еллык юбилеең белән тәбриклибез!
Ярты гасыр күп тә сыман, юк та сыман. Синең гомердә дә авыр көннәр аз булмады. Сынмадың, сыгылмадың, югалмадың. Менә дигән Ана булдың.
Карлыгачтан көнне, сандугачтан тәнне сорамыйча эшләгәнсез, түзгәнсез, дәшмәгәнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз.
Инде лаеклы ялга китәсез. Ходай сезнең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә дога кылып, амин, дисен.
Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын шушы изге минутларда


Үткэн гомер — кичкэн елга,

Аны санарга түгел.

Чигэгэ кар кунган саен

Язны янарта күнел.

Язнын назлы нурларыннан

Жанына үсэ канат.

Яшлегенэ кайтасын да

Китэ алмыйсын кабат.

Синен эле алкышларга

Күмелэ торган чагын.

Настоящий егет булып

Күренэ торган чагын.

Сиксэн түгел, туксан түгел,

Нибары алтмыш кына.

Күтэрелгэн чагын гына

Гомерен балкышына.

Балаларын буй житкергэн,

Оныкларын тирэндэ.

Яннарыннан да китмилэр

«Яратабыз» — дилэр дэ…

Яшь кызлар да «бабай» дими,

«Абый» дип дэшэ эле.

Шатлык чэчеп, бэхет урып

яшэ дэ яшэ эле.



60 яшен тулды менэ!

Байлыгын-алты дистэ!

Кичэ генэ булган кебек

Алтмышы тиен истэ.

Эйтерсен, бүген эле син

Башлыйсын яши генэ.

Керэсен атлап бары тик

Картлыкнын яшьлегенэ.

Менэ шулай тыйнак кына,

Кызыкмый артыгына,

Житэрсен Аллаһ боерса,

Картлыкнын картлыгына.


Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз!
60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына.

Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең җәе генә.

Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр.

Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.
Киләчәктә балаларың хэм оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.


Шаккатмалы хэл бит бу,
Ышанасыбыз килми хич!
Бэлки бу бер шаяртудыр
( Исеме )гэ илле биш?!

Биреп була эле сиңа
Куп дигэндә утызны.
Картайтмыйча гел яшь килеш
Кем саклаган бу кызны?

Тогэл яшен бер бэндә дэ
Эйтә алмас ирең дэ,
Яшэп ятасыз бугай сез
Мэнге яшьлек илендэ.

Шуңа күрэ без телибез
Ирең белэн гел бергэ,
Язсын сина исэнлектэ
Йоз яшеңне күрергэ!



(Юбилярнын яше) ел узып киткэн
Сизми дэ сизелми дэ
Тормыш юлын синен кебек
Матур утәр кем генэ…

Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.

Акыллы да, сабыр да син.
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.


Хөрмәтле … !
Әле күптән түгел генә түгәрәк өстәл артында 55 яшеңне билгеләгән идек.

Гомерләр үтә тора, кызганычка каршы, еллар шатлыклар гына түгел, гомерлек югалтуларын да калдырып китә. Синең иңнәреңдә — сынауларның иң авыры. Шулай да тормыш гел югалтулардан гына тормас әле, киләчәк көннәрең өметле булсын, бәхетле картлык, хәерле гомерләр көтсен сине.

Сезне бүгенге матур бәйрәм – туган көнегез белән чын күңелдән тәбрикләргә рөхсәт итегез!

Киләчәк тормышыгызда меңнәрчә бәхет-шатлыклар, корычтай саләматлек, эшегездә күптән-күп уңышлар телим (телибез). Бүгенгедәй сау, яшь, матур булып яшәгез!

Сезне җәваплы эшегездә зур уңышлар көтсен, сез – зур хөрмәткә лаеклы сәүдәгәр (эшкуар, тәбиб, укытучы, иптәш).

Сезнең туганыгыз (имя), туганнарыгыз (имена).



Хормэтле… ! Син бүген үзеңнең олы юбилеең — 50 яшең билгелисең.

Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең.

Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың.
Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемле кешебез!


Кадерле дустыбыз!

Туган көнең белән котлыйм сине!

Синнән дә якын, синнән дә тугры иптәшем юктыр, шуңа күрә сиңа чын күңелемнән киләчәктә дә үзеңдә булган гүзәл сыйфатларыңны сакларга телим.

Сине тазалык-саулык, якты киләчәк, бәхетле матур көннәр көтсен, дус-ишләрең, туган-тумачаларың, гаиләң тик сине сөендерсен, дустым!

Чын күңелдән сине туган көнең белән тәбрик итәм!

Һәрвакыт шундый ук чибәр, көләч йөзле, ачык күңелле булып кал! Һәр көнең шатлык-куаныч белән тулсын, якын кешеләреңне сөендереп, зур уңышларга ирешеп, бәхетле булып яшәргә язсын

Сине хөрмәт иткән (имя).


Бүген синең якты бәйрәмең – туган көнең.

Без сиңа саулык-сәламәтлек, мул тормыш, чиксез бәхет телибез.

Синең яныңда һәрвакыт үзеңне хөрмәт итүче якыннарың, туганнарың, тугры дусларың булсын.

Бүгенге шат, көләч елмаюың синең йөзеңнән бервакытта да качмасын.

Сәламәт бул, тәүфиклы бул, бәхетле бул!



Тәбриклим сине туган көнең белән!

Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен.

Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сине беркайчан да ташламасын.

Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын- озак еллар яшәвеңне телим.

Сәламәтлек, җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр сиңа ихлас күңелдән.


Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар.

Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып иллене тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор.

Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри. Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый.

Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә.

Сез дә бүген яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе, булып гомер көзегезгә аяк басасыз.

Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең.Чөнки әле кышлар бар, «Олы кеше – солы төше» дигән 80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар.

Йөзенчене тутырганда телисе изге ният- теләкләр бар. Ә хәзергә исә, юбилеегыз белән сезне!!!

50 яшьлек кабатланмаслык бәйрәмегез белән!



Кадерле… !

Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйм.

Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим.

Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал.

Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.


Кадерле… !

Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул!

Уй теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын!

Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!

Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.



Кадерле (Юбилярнын исеме) !

Бүген сиңа 18 яшь. Балигъ булып, тормышның ыгы-зыгылы, аклы-каралы, шатлыклы һәм бер үк вакытта мәшәкатьле дә юлына чыгып бастың.Аның һәр мизгеле җаваплы да, рәхәт тә, авыр да, күңелле дә.Шушы шатлыклы, куанычлы көнеңдә сиңа язның дәртле сулышын, җәйнең сафлыгын, айның серлелеген, йолдызларның гүзәллеген, җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең олысын, бәхетнең тулысын телим!Сөйкемле … туташ! Сиңа карап дулкынланган Күгәрченнәр гөр килә.Берсе елый, берсе җырлый: «18 яшь бер килә… Канатлары каурыйланган -Туган оя тар булыр.Кемгә насыйп яр булыр?». Күгәрченнәр Сине күреп Хисләнәләр-гүлиләр. Тиздән очар бу чибәркәй,Сиңа бәхет, яхшы кияү, Озын гомер телиләр! Без дә кушылабыз!!


Кадерле (Юбилярнын исеме)!

Сине туган көнең белән дусларча тәбриклим.

Сиңа ак бәхетләр, зур мәхәббәт, исәнлек-саулык телим.

Тормыш юлларыңда сиңа гел яхшы затлар гына очрасын, киләчәгең якты булсын, ходай уйламаган-көтмәгән шатлыклар яудырсын сиңа! Ахирәтең (имя). Сабакташың (имя). Дорогой(ая)….!



Сине олы бэйрэмен — 55 яшьлек юбилеен белэн чын күнелдэн котлыйбыз.

Сина нык сэламэтлек, күнел тынычлыгы, гаилэ шатлыгы, кайгы-хэсрэтсез көннэр, ак бэхетлэр, балаларыннын һэм оныкларыннын күнел җылысын тоеп, игелеклэрен күреп, бэхетле озын гомер кичерүенне телибез.

Килэчэген җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таннарын һэрвакыт нурлы, күк йөзен һэрвакыт аяз булсын.

Гел шулай елмаеп, кешелэрне сөендереп яшэ!


Һэр яна көн бэхет алып килсен,
Алсу таннар күмсен шатлыкка.
Яшэү дэрте янсын йөрэгендэ,
Картаерга һич тэ ашыкма



Кадерлебез (Исеме)!

Бэйрэмен белэн ихлас котлап, сина нык сэламэтлек, гаилэ шатлыгы, күнел тынычлыгы, бэхет-куанычлар белэн тулы озын гомер, тигезлек телибез.

Эрнү-сагыш белмэ, һэрвакыт шулай мөлаем, олы йөрэкле, ярдэмчел бул.

Изге дөньянын барлык рэхэтлэрен күреп, балаларыннын, оныкларыннын ихтирамын, күнел җылысын тоеп бергэ-бергэ күнелле итеп яшэргэ Ходай насыйп итсен.

Акыллы да, сабыр да син,

Тыйнак һэм итагатьле.

Гомерен буйларына сау-сэламэт,

Булсан иде чиксез бэхетле.

Юбилеен котлы булсын, апам,

Йөзлэрендэ бэхет балкысын.

Изге, мэрхэмэтле йөрэгендэ

Һич сүнмэсен кояш яктысы.


60 ел да үтеп киткэн икэн

Сез доньяга килгэннэн бирле.

Тормыш һаман хезмэт тэлап итэ.

Тормыш һаман матур һэм серле.

Үрнэк итеп сойли һэркем сезне,

Суынмасын йорэк жылыгыз.

Жэйлэр белэн бергэ килеп житкэн

Куанычлы туган конегез.

Безнең телэк сезгэ: 100 яшэгез,

Озелмэсен жирдэ сыегыз!



Мэжлескэ чакыргансың

60 ың тулган имеш

Каян килгэн 60 ди ул

Мыек чыкмаган килеш?!

Кеше ышанмаслык сузне

Чын булса да сойлэмэ

Хатыныңа ничэ булса

Син дэ эле шул тирэдэ.

Олы тормыш юлына да

Яңа басасың кебек

Кайсы юлдан китэсе дип

Башың ватасың кебек.

Кайсы юлдан атласаң да

Якты булсын коннэрең

Чонки алтын кулларың бар

Житмеш торле хонэрең.


60ың тулса тулгандыр

Эйдэ ярар чурт с ним

Йорэгең белэн хаман да

18 дэ бул гел син.

Кызганма син уткэн елларыңны

Яшэу узе жирдэ зур бэхет.

Юбилеең белэн котлап сине

Сэламэт бул дибез хэрвакыт!


Гади, сабыр, олы җанлы да син,

Кылганнарың бары изгелек.

Кайгыларсыз утсен хэрбер конең,

Бэхетлэрең булсын гомерлек.

Туган коннэр ел да кабатлана

Лэкин кабатланмый уткэне.

Бэхет, шатлык хэм тазалык белэн

Килеп торсын иде коткэне.



Безнең очен бүген гаять шатлыклы кон.

60 яшь эле ир- ат очен тормыш тэҗрибэсе тупланган бер чор гына.

Үз гомерегездэ сез, шактый авыр, сикэлтэле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, күпне кичергэн булсагыз да, кар­таймагансыз, саргаймагансыз.

Карлыгачтан конне, сандугачтан тонне сорамыйча эшлэ­гэнсез, түзгэнсез, дэшмэгэнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз.

Инде лаеклы ялга китэсез. Ходай сезнең барлык изге те­лэклэрегезгэ, ниятлэрегезгэ, догаларыгызга җавап бирсен.

Яшэү дэфтэрегезгэ озын, тыныч гомер язылсын шушы изге минутларда.


Аккан сулар кебек еллар үтэ,

Хич туктатып булмый вакытны.

Хэр ел саен туган коннэр уза

Якынайтып безгэ картлыкны.

60 яшьлек гомер гомермени

Яшэ эйдэ тагын алтмышны!


Коз житте дип голлэр саргаймасын

Чэчкэлэрен жиргэ сипмэсен.

Яшь житте дип йорэк картаймасын,

Гомеркэйлэр эле бетмэсен

Балаларың белэн бергэ-бергэ

Тигезлектэ язсын яшэргэ.

Жэйге яңгыр кебек шыбырдарга,

Жэй яшене кебек яшьнэргэ.



Алтмыштамы алтмышта

Картаймыйлар ялгыш та.

Ут оертеп бу доньяда

Яшэп була алтмышта

Бирешмэгез сагышка,

Рэхмэт эйтеп язмышка

Узу кирэк алтмыштан —

Житү кирэк житмешкэ!

Йоз яшэ син кадерлебез,

Сүрелмэсен жанда дэрт-дэрман!

Якыннарың сиңа шуны тели,

Дусларыңнан сиңа шул фэрман


Алтмыштамы — алтмышта.

Шатлык та күп сагыш та,

Туры юлдан тайпылмадын

Атламадын ялгыш та.

Күпме генэ бэхет телэсэк тэ

Бик аз булыр кебек тоела.

Кирэк чакта ярдэм кулы суздын,

Шэфкатьле син хэрбер кешегэ.

Шуна сине бар да яраталар,

Дус-ишлэрен йори килгэлэп.

Сау-сэламэт булып туксанны да,

Үткэрергэ язсын бергэлэп.


Гомерегезнең олы туе булсын котлы!

Куанычлар һэм шатлыклар булсын потлы!

Житмештэ дэ, сиксэндэ дэ, туксанда да

Йорэгегез бүгенгедэй булсын утлы!

60 яшь ул — картлыкларның сабый чагы,

Шуның кадэр яшэп була димэк тагы.

Кайда гына яшэсэгез торсагыз да

Һич онытмас сезне яше-карты.

Картаям шул, картаям дип коенмэгез,

Пенсиягэ чыгам диеп соенмэгез.

Гаилэдэ күптэн бабай булсагыз да

Гел яшэреп яшэгез сез арабызда.



Син бүген үзеннен олы юбилеен — 60 яшен билгелисен.

Монсу козлэргэ ямь остэргэ телэгэндэй, табигатьнен шушы мизгелендэ ярты гасыр элек доньяга килеп, син барлык туганнарынны соендергэнсен.

Бүген дэ син, кадерле кешебез, үзеннен тирэ-ягындагы кешелэргэ шатлык олэшэсен, олысына да, кечесенэ дэ син кешелекле һэм игелекле, абруйлы кинэшче, шуна күрэ дэ үзен олы ихтирам казангансын.

Алдагы гомер юлларынны шулай ук сау-сэламэт, күтэренке кэеф һэм туган-тумачаларын, якыннарын белэн бэхетле коннэрдэ үтэргэ язсын сина, соекле һэм сойкемле кешебез! Ин изге, ак һэм пакь телэклэр белэн (исеме)


Алтмыш түгел, алты унлык,

Яки унике «бишле»,

Һэр елыннын һэр аена

Тормыш куйган бер «биш»не.

Керэсен гомер козенэ,

Башын тотып югары,

Узган тормыш юлын очен

Тормас йозен кызарып.

Торле чакларын булгандыр

Олы тормыш юлында,

Дэрэҗэн бар, абруен зур

Кешелэр арасында.

Этиле йортнын коты бар,

Тарта күнел гел шунда,

Балаларын, оныкларын —

Бэхетлебез син барда.

Уфтанма, бүген алтмыш, дип,

Күнелен синен яшь эле,

Йозеннэн нурлар сибелэ,

Дэрт-дэрманын бар эле.

Парлы тормыш җинелерэк,

Язмыш ялгыз итмэсен,

Тормыш чишмэсе җырласын,

Мэнге суы кипмэсен.

Этиебез, кадерлебез,

Туган конен горлэсен,

Ин җылы котлау сүзлэрен

Фэрештэлэр олэшсен.