Поздравления на татарском

ТАТАРСКИЕ ПОЗДРАВЛЕНИЯ

ТАТАРСКИЕ ПОЗДРАВЛЕНИЯ

ПОЗДРАВЛЕНИЯ С ДНЕМ РОЖДЕНИЯ НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ, ТУГАН КОН КОТЛАУЛАР ТАТАРЧА

Туган конен котлы булсын!

Бу кон шулай кунелледер
Син туганга,
Бу донья шулай яктыдыр
Син булганга.

Ботен жихан шатлангандыр
Син туганда.
Тирэ-якта хэрчак бэйрэм
Син булганда.

Бугенгедэй сойкемле бул!
Бугенгедэй бэхетле бул:
Жэй голлэре ускэндэ дэ,
Яз яфраклар ярганда да,
Коз жиллэре искэндэ дэ,
Жиргэ карлар яуганда да!

***

***

Матур тормыш, сәламәтлек теләп

Туган көнең белән котлыйбыз.

Шатлык белән, озын гомер белән

Яшәвеңне генә телибез.

Туган конен котлы булсын!

***

Котлап синен туган көненне,

Алтын кояш сибэ нурларын.

Кояш балкыган язгы иртэдэй

Якты булсын тормыш юлларын.

Кояш көлсен, язлар сина

Кочак-кочак чэчэк китерсен.

Язлар белэн бергэ бэхет килсен.

Гел елмаеп гомер кичер син.

***

***

Туган көнең белән сине
Чын күңелдән котлыйбыз.
Тынычлык, җылылык, бәхет
Һәм игелек телибез.

Якыннарга, сиңа сәламәтлек,
Кайгы-хәсрәт булмасын тормышта,
Йортыгызда булсын көлү, шатлык,
Авырулар булмасын беркайчан.

Яхшы син, дусыбыз,
Син мәңге шул ук кал,
Без гел булышырбыз,
Бездән гел бар ярдәм.

***

***

Сиңа һич тә җиңел булмагандыр

Үтүләре тормыш юлларын.

Озын гомер, саулык, тыныч картлык

Тели сиңа кыз һәм улларың.

***

Туган көнең күңелле булсын!
Шатлыклы, куанычлы һәм бәхетле!
Кәеф гел күтәренке булсын!
Гомерең шатлык-куанычлар, могҗизалар белән тулсын!

Сәламәтлегең беркайчан да начарланмасын!
Нервларың исән булсын!
Кояш һәрвакыт тәрәзәгә балкысын!
Күңелеңдә һәрвакыт җылы булсын!

***

Гомерен хэзинэсенэ


Остэлде тагын бер ел,


Монайма еллар утэ дип,


Елмай син — бэхетле бул!

***

***


Котлы булсын бэйрэмен,


Тыныч булсын кунелен,


Шатлык-соенечлэр белэн


Тулы булсын гомерен!


Гамьле еллар, ямьле коннэр


Телибез чын йорэктэн!


Хич кичекми чынга ашсын


Безнен куркэм телэклэр!

***

Яшэ эле дустым гол булып!
Бэхетлэргэ, шатлыкларга күмелеп,
һэрвакыт елмаеп һэм дэ көлеп,
Кадергэ, хөрмэтлэргэ төренеп.
Йортына кайгылар килмэсен,
Горлэп торсын һэрчак ой турен.
Шаулап үссен алсу чэчкэ голен.
Ямьлэндереп синен гомерен.

Һэр яна көн бэхет алып килсен,
Алсу таннар кумсен шатлыкка.
Яшэү дэрте янсын йорэгендэ,
Картаерга һич тэ ашыкма!

***

Якын дустым, синең туган көнгә.

Буләк итәм шигыръ юллары.

Гел шатлыкта гына узсаң иде

Сикәлтәле тормыш юлларың.

Бу тормышның дустым үз законы,

Таләпләре аның бик кырыс.

Табаласың икән бәхетеңне,

Югалтмаска аны син тырыш.

Тынычлыгың булсын күңелеңдә,

Эшләрең дә барсын, гөрләсен.

Гомер буе синең йөрәгеңдә

Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.

Кояшлы көн телим сиңа, дустым.

Болытларны куып таратып.

Яшик әле алда гомер барда,

Якын дуслар булып яратып.

***

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,


Ягымлы, шат булсын күңелең.


Озын гомер, бәхет-шатлык белән


Бер кайгысыз үтсен гомерең.

***

***

Гөрләп үтсен синең гомерең,

Юлларыңа гөлләр сибелсен.

Туар таңнар сиңа бары бәхет,

Бары шатлык кына китерсен.

***

Бәхет нурында коенып,


Назга күмелеп яшә.


Тиңең белән тигез булып


Сөеп-сөелеп яшә.

***


Синең өчен гөлләр чәчәк атсын,


Тыныч булсын кичең, төннәрең.


Сайрар кошлар синең өчен генә


Багышласын иде көйләрен.

***

***

Котлап сине туган көнең белән,

Юлларыңа үссен ак чәчәк.

Алып килсен сиңа бүгенгесе

Бәхетле һәм матур киләчәк.

Бәхет нурында коенып,

Назга күмелеп яшә.

Тиңең белән тигез булып

Гел булыгыз янәшә

***

Бу көн шулай куңелледер — Син туганга,

Бу дөнья шулай яктыдыр — Син булганга.

Бөтен жиһан шатлангандыр — Син туганда.

Тирә-якта һәрчак бәйрәм — Син булганда.

***

Җылы язлар килгән чакта

Йөрәккә сөю дәшә,

Син дә шулай гомер буе

Сөеп, сөелеп яшә!

***

Май кояшы нурын сипкән кебек,

Ташып-тулып килсен бәхетең.

Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын,

Чынга ашсын хыял, өметең.

***

Котлы булсын, туган көнең,

Кояш кебек балкый йөзләрең.

Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән

Үтсен синең гомер көзләрең.

Бүген синең туган көнең

Бар да тели матур теләк.

Күреп торам күңелеңә

Бер җылы сүз синең кирәк.

***

Туган көнең белән, дустым,


Көләч булсын йөзләрең.


Бакчадагы гөлләр кебек


Ямьле үтсен көннәрең.

***

***

Туган конен белэн котлыйбыз


Шатлык белэн, озын гомер белэн


Яшэвене генэ телибез


Доньядагы хэрбер яхшылыктан


Олеш чыксын сина мул гына


без телибез сина ак бэхетлэр,


Шатлыкларга илткэн юл гына


Бэйрэменэн матур хатирэсе


Кунелендэ калсын уелып


Табриклибез сине чын кунелдэн


Барыбыз да бергэ жыелып!

***

Сезгә насыйп булган бәхет, шатлык,


Якты көннәр мәңге үтмәсен.


Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,


Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.


Бәхет чишмәләрең мул аксын,


Зур шатлыклар белән таң атсын.

***

Киңәш сорап сезгә кагылабыз,


Барыбызга ярдәм итәсең.


Кылган изгелең җирдә ятмас,


Авыру белми озак яшәгез!

***